26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Без бу көнне Шигърият бәйрәме уздырдык. Тукай балаларга атап күп шигырьләр язган. Аның “Яңгыр илә кояш”, “Бәхетле бала”, ”Безнең гаилә” шигырьләрен күпләр яттан белә. Укучылар алдында ветеран укытучыбыз, күп еллар безнең мәктәптә татар теле дәресләрен укыткан хөрмәтле укытучыбыз Ишмуратова Сания Мәулет кызы да чыгыш ясады. Ул Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп узды. 5-7 сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм, гадәткә кергәнчә, аягүрә басып “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.